«Балалар журналлары битләре буйлап» китапханә чарасы (0+)

25 июнь көнне 17 нче санлы китапханә хезмәткәрләре мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен чара уздырды. 
Балалар игътибарына «Балалар өчен журналлар» дигән күргәзмә тәкъдим ителде. Китапханәче нәни китап сөючеләрне газета, журнал төшенчәләре белән таныштырды. Балалар белән бергә аларның аермалы якларын ачыкладылар. Катнашучылар тышлыкның журналның йөзе булуы, анда барлык кирәкле мәгълүмат урнаштырылуын белде. 

лд.юдо
б
бф

Берсе артыннан берсе журналлар тәкъдим ителде, аларның һәрберсе турында кечкенә генә мәгълүмат бирелде, аларда нинди танып белү һәм күңел ачу материаллары булуы турында сөйләделәр. Шуннан соң кызлар һәм малайлар журналларны ачып, төрле биремнәр үтәде: лабиринтлар буйлап үттеләр, рәсемнәрдәге аермалыкларны таптылар, цифрлар буенча нокталарны тоташтырып, рәсем ясадылар.
Чара азагында китапханәчеләр балаларга китапханәдә нинди газета-журналларны укырга мөмкин булуы турында мәгълүмат язылган белешмәлекләр таратты, һәм яңа кызыклы вакытлы матбугат басмалары белән танышу өчен китапханәгә чакырды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: