«Хәтер үзәне» күргәзмә буйлап экскурсия (6+)

21 июнь көнне балалар һәм яшүсмерләр, шәһәр үзәк китапханәсенең әдәбият тарихы музеена килеп, «Хәтер вахтасы» гомумроссия акциясе кысаларындагы экспедицияләр вакытында табылган экспонатлар күргәзмәсе белән танышты. 

е6нр5
IMG_20240618_153207_194
IMG_20240618_153226_011
IMG_20240618_153909_372
IMG_20240620_102637_465
IMG_20240620_102747_694
Экспедициядә катнашучы, музей хезмәткәре Хәмидуллина Роза Галимулла кызы балаларга эзләү эшләре турында сөйләде, Икенче Удар Армиясенең 1942-1944 еллардагы Мясной Бор авылы янындагы Үлем үзәнендә сугыш барган урыннарында табылган сугыш чоры әйберләрен тәкъдим итте. Экспонатлар арасында снарядлар, солдат медальоны, тимер каска, патроннар, эзләнү эшләре фотолары белән альбом балаларда аеруча зур кызыксыну тудырды. Күргәзмәдә шулай ук көнкүреш әйберләре: калаклар, пычаклар, көзге, кара савыты һ.б. тәкъдим ителгән иде. 

Экспозицияне күрү мавыктыргыч һәм шул ук вакытта белемнәр туплау тәҗрибәсе дә булды. Әлеге күргәзмә катнашучыларга сугыш хәрәкәте барган чорга кереп чумарга һәм шул көрәшләрдә катнашкан кешеләрнең батырлыгы һәм үз-үзен аямавы турында тагын да күбрәк мәгълүмат алырга мөмкинлек бирде. 

#ДвижениеПервых#ПервыеПомнят#ЯПомнюЯГоржусь

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: