«Экологик утраучык» китапханә викторинасы (0+)

19 июнь көнне шәһәр үзәк китапханәсе хезмәткәрләре балалар өчен китапханә пленэры формасында оештырылган «Экологик утраучык» дигән китапханә викторинасы уздырды. 
Балалар эрудицияләрен эшкә җигеп, викторина сорауларына җавап бирде. Шунысы куанычлы, балалар хәзерге замандагы төп экологик проблемалар турында белә, аларны чишүдә үзеннән өлеш кертергә әзер. 

глошег
1
2
3
4
5

Китапханәчеләр яшь китап сөюче дусларын әйләнә-тирә мохиткә багышланган фондтагы китаплар белән таныштырды, «Табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында», «Чүпне аралауның әһәмияте турында» һ.б. дигән белешмә кәгазьләр таратты.
Катнашучылар асфальтта акбур белән җәяүлеләр күрерлек итеп экологик газета ясады. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: