«Сабантуйга килегез» балалар бәйрәме (6+)
17
Июнь 2024
Дүшәмбе
17 июнь көнне китапханә хезмәткәрләре һәм мәктәп яны лагере балалары йорт янындагы мәйданчыкта иң яраткан, иң күңелле, иң тантаналы халык бәйрәме – Сабантуйны уздырырга җыелды. Ул язгы кыр эшләре тәмамланганнан соң үткәрелә. Әлеге бәйрәмдә кешеләр көчлелектә, җитезлектә һәм ныклыкта ярыша. Алып баручы бәйрәмнең килеп чыгу тарихы турында сөйләде, шуннан соң «Капчык киеп йөгерү», «Калакка йомырка куеп йөгерү», аркан тартышу уеннарыннан торган программа башланды. Балалар чын-чынлап спорт азарты белән бәйгеләрдә катнашты һәм үз көчләрен һәм җитезлекләрен күрсәтте.
|