«Тау Фест» Гаилә китап фестивале плакатын ясау буенча бәйге (12+)

Время проведения: 20 мая - 30 июня

16-17 ноябрьдә Казанда «Бәхетле тарихлар» Хәйрия фонды оештырган һәм Татарстан мәдәни тормышындагы иң якты вакыйгаларның берсе – республикага бөтен Россиядән һәм чит илләрдән балалар нәшриятларын, язучыларны, иллюстраторларны һәм артистларны җәлеп итүче чара «Тау Фест» 3 нче Гаилә китап фестивале узачак.
Фкстивальгә кызыксыну арту белән бәйле рәвештә «Тау Фест» гаилә китап фестиваленең символына әйләнәчәк плакат ясау буенча бәйге игълан ителде.

Бәйгедә катнашу өчен афиша, экранда заставка һәм бәйге өчен махсус булдырылган һәм бер идея белән берләштерелгән соцчелтәрләр өчен шаблоннан торган тупланма ясарга кирәк. 
Бәйгедә 15 яшьтән өлкәнрәк рәссамнар, иллюстраторлар һәм дизайнерлар катнаша ала.  Һөнәри әзерлек һәм белем мөһим түгел. 
Һәр катнашучыдан кабул ителә торган эшләр 3 тән артмаска тиеш. 
Бәйге 2024 елның 20 маеннан 2024 елның 30 июненә кадәр дәвам итәчәк.
Бәйгенең төп призы — 20 000 күләмендә акчалата бүләк.

Бәйгене уздыру вакыты:
Эшләрне кабул итү – 2024 елның 20 маеннан 2024 елның 30 июненә кадәр
Жюри эше — 2024 елның 1 июленнән 7 июленә кадәр
Җиңүче 2024 елның 8 июлендә www.taufest.ru сайтында игълан ителәчәк. 

Бәйгенең нигезләмәче

Поделиться: