«ҮКС» МБУ – Мәдәни инициативалар Президент фонды бәйгесе җиңүчесе (0+)

«Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУсе 2024 елның Мәдәни инициативалар Президент фондының икенче грант бәйгесендә җиңү яулады. 
Шәһәр үзәк китапханәсе бәйгегә «Укырга вакыт» китап фестивале» проектын тәкъдим итте. Ул хәзерге заман язучылары белән очрашулары, китап сату-ярминкәсе, төрле әдәби уеннары һәм иҗади мәйданчыклары белән җәлеп итәчәк. 
«Укырга вакыт!» китап фестивален оештыру җәмәгатьчелекнең игътибарын түбән грамоталылык һәм безнең җәмгыятьтә укуның тиешле дәрәҗәдә булмау мәсьәләләренә юнәлтергә ярдәм итәчәк. Уку — ул белем алу коралы гына түгел, ә аңны киңәйтү, фикерләү һәм күзаллау сәләтен үстерү ысулы да.
Фестивальдә китаплар белән бергә, әдәби сәнгатьнең башка формалары, мәсәлән, театраль куелышлар, китапларны тәкъдир итү, мастер-класслар, лекцияләр һәм язучылар, әдәби тәнкыйтьчеләр белән дискуссияләр дә тәкъдим ителәчәк. 
Фестивальнең мөһим аспекты укучылар, аеруча балалар өчен уңайлы шартлар тудыру булачак.  Уеннар, иҗат һәм аралашу өчен махсус зоналар оештырылачак, анда балалар үзләрен тыныч һәм мавыктыргыч китаплар дөньясының бер өлеше итеп тоя алачак. 
«Укырга вакыт» китап фестивале» проектын тормышка ашыру өчен Президентның Мәдәни инициативалар фонды 394 500 сум күләмендә грант бүлеп бирәчәк.

Проектны әзерләүдә катнашучыларның барысын да котлыйбыз һәм рәхмәт сүзләре җиткерәбез!

#культурнаяволна #грантдлякреативныхкоманд #фондкультурныхинициатив

Поделиться: