«Россия мәңгегә йөрәктә» патриотлык сәгате (6+)
11 июньдә, Россия көне якынлашканда, ишегалды мәйданчыгында урта яшьтәге балалар өчен 1 нче санлы мәгълүмати-китапханә үзәге хезмәткәрләре «Россия мәңгегә йөрәктә» дигән патриотлык сәгате уздырды. Бәйрәм 1992 елның 11 июнендә Россия Федерациясе Югары Советы карары белән билгеләнә. Россия көне – ул илебезнең иң мөһим дәүләт бәйрәмнәреннән берсе. Китапханәчеләр бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, Туган ил тарихының бөек битләре турында сөйләде. Россиянең төп символлары – гербы, байрагы, гимны, шулай ук ике башлы бөркетнең каян килеп чыгуы, Россия байрагы төсләре нәрсә аңлатуы турында мәгълүмат бик кызыклы булды. Шуннан соң «Барысы да Россия турында» дигән бәйрәм викторинасы һәм бәйгеләрдә катнаштылар. «Безнең илебез нинди?» дигән сорауга «яраткан», «кадерле», «бердәнбер», «көчле», «кодрәтле» дигән җаваплар яңгырады. Чара азагында балалар Россия гимнын җырлады. |