«Китапханә ишегалды: җәй көне уку рәхәт!» күңел ачу программасы (6+)

Җәйнең унынчы көне! Әйләнә-тирәдә никадәр кызыклы! Һәм менә, ниһаять, көтеп алынган ачык һавада фильм карау! Аны бергәләп вакыт уздыру өчен барысы да – балалар да, әти-әниләр дә, әби-бабайлар да көтте. Йомшак пледлар, күңелле компания, балаларның шатлыклы карашлары. Микрорайонда бәйрәм булды! «Летучий корабль» фильмын карар алдыннан, 13 нче санлы китапханә хезмәткәрләре балаларга һәм өлкәннәргә микрорайонда урнашкан китапханәдәге мөмкинлекләр турында сөйләде, китапханәгә чакырды. 

сттмт
13 ф. 10.06 библиодворик 5
13 ф. 10.06 библиодворик 4
13 ф. 10.06 библиодворик 3
13 ф. 10.06 библиодворик 2
13 ф. 10.06 библиодворик 1

«Иң-иң», «Алфавит табышмаклары» викториналары, китапханә фондындагы яңа китапларга күзәтү оештырылды. Өлкәннәрне һәм балаларны 2024 елда китапханә яздырып ала торган вакытлы матбугат басмалары белән таныштырдылар. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: