«Гаилә белән укыйбыз» Бөтенроссия бәйгесенә гаризалар кабул ителә башлады (0+)
Россиядә Гаилә елына багышланган «Гаилә белән укыйбыз» Бөтенроссия бәйгесе РФ Цифрлы үсеш министрлыгы, РФ Мәдәният министрлыгы, Россия дәүләт балалар китапханәсе, Беренчеләр хәрәкәте ярдәме белән уздырыла һәм 2024 елның 9 июненнән 30 ноябренә кадәр дәвам итәчәк. Бәйге «Проза» һәм «Шигърият» номинацияләрендә үткәрелә. һәр номинациядә жюри өчәр җиңүче гаиләне билгеләячәк, алар Мәскәүдә узачак бүләкләү танатансына чакыру алачак. Видеоны китапханәдә төшерергә дә мөмкин. УЗДЫРЫЛУ ВАКЫТЫ: Эшләрне кабул итү — 2024 елның 9 июненнән 30 сентябренә кадәр Бәйгенең нигезләмәсе https://disk.yandex.ru/i/PjYsZhuwTDaWjA Әлеге форманы тутырырга https://forms.yandex.ru/cloud/6657143ec417f30ec8082825/ Бәйге турында рәсми мәгълүмат түбәндәге сайтта урнаштырыла https://want2read.ru |