Юрий Вячеславович Сотникка 110 ел (0+)

11 июнь көнне күренекле балалар язучысы-классигы Юрий Вячеславович Сотникның (1914-1997) тууына 110 ел тула.
Юрий Сотник 1914 елда Владикавказда Вячеслав Глебович Сотник һәм Елена Степановна гаиләсендә туа. Ул – классик балалар әдәбиятының алтын фондына кергән күңелле, юмористик хикәяләр һәм повестьлар авторы. 
Үзенең беренче хикәясен ул дүртенче сыйныфта укыганда яза. Шул вакыттан язучы булырга хыяллана башлый. 
Укуны тәмамлаганнан соң, Юрий СССР буенча күп сәяхәт итә, берничә һөнәр алыштыра. Лена елгасы буйлап йөзә, балык тота, фотолабораториядә булышчы була. Барлык алган киверешләре соңрак аның хикәяләре нигезендә ятачак. 1938 елда «Совет язучысы» нәшрияты каршындагы иҗади түгәрәккә кушыла. Монда Сотник әдәби осталыгын чарлый башлый.
1939 елда «Пионер» журналында аның «Архимед» Вовки Грушина» хикәясе басылып чыга, шушы әсәреннән Сотникның чын әдәби тормышы башлана. 

Узган гасырның 50-60 нчы елларындагы бер тупланма хикәяләре мәктәп укучысы Лёша һәм аның күршеләре турында циклны булдыра, аларда авторга хас булганча авантюралы интрига, лириклык һәм юмор чагылыш таба. Әлеге циклның беренче китапларыннан берсе – «Как я был самостоятельным».

Сотник балаларны, гаепләмичә һәм шелтәләмичә, чынбарлыктагыча күрсәтергә тырышкан. Менә ни өчен аның геройлары шаярырга, шукланырга, төрле маҗараларга килеп эләгергә мөмкин. Язучы нәниләргә үз-үзләре булырга мөмкинлек бирергә кирәклеген күрсәтә, бары тик шул вакытта балачак бәхетле булачак. 
Юрий Вячеславович күп еллар иҗат итә, берничә дистә китаплар аның каләме белән туган. Язучы 1997 елның 3 декабрендә вафат.

Поделиться: