«Лукоморье картада юк» әдәби-уен программасы (6+)

5 июнь көнне 11 нче санлы китапханәдә кече мәктәп яшендәге балалар өчен А.С.Пушкинның тууына 225 ел тулуга багышланган матур һәм истә калырлык «Лукоморье картада юк» дигән әдәби-уен программасы узды. 
Алып баручы яшь китап сөючеләргә А.С.Пушкинның тормыш һәм иҗат юлы турында сөйләде һәм  аларны Лукоморье дип аталган илгә әкияти сәяхәткә чакырды. Ул диңгезләр артында да түгел, таулар артында да түгел, ә безнең китапханәдә урнашкан. Балалар алдында бар могҗизалары белән пушкинның Лукоморьесы килеп чыкты. Катнашучыларга тапкырлыкларын, зирәклекләрен һәм Пушкин әкиятләрен яхшы белүләрен күрсәтергә кирәк булды. Лукоморьеның күрмәгән-белмәгән юлларында аларны иң көтелмәгән киртәләр һәм сынаулар көтте.  

кункункун
20240605_095836
20240605_110018
20240605_111234
20240607_100349
20240607_110631

Балалар «О мертвой царевне и семи богатырях» әкиятендәге явыз патшабикәнең котыртуларына бирешмәде, ул аларга «сусыл» алма ашарга тәкъдим итте. Пушкин әкиятләрен белү укучыларга явыз патшабикәнең ниятләренә төшенергә һәм дөрес карар кабул итәргә булышты. «Сказки о царе Салтане» әкиятендәге Тиен сәяхәтчеләрне биремнәр язылган чикләвекләр белән «сыйлады»; «Сказки о рыбаке и рыбке» әкиятендәге Алтын Балык балалардан үзенең теләген үтәүләрен сорады. Чарада катнашучылар зур кызыксыну белән үзара аралашты һәм Укымышлы Мәче сорауларына җавап бирде, аның уеннарында актив катнашты. Лукоморьеда үткән могҗизалы мизгелләр балаларның хәтерендә әле озак сакланыр.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: