«Укымышлы Мәче» детектив агентлыгы» квесты (6+)

6 июнь көнне илебез Россиядә Пушкин көнен билгеләп үтте. 2024 елда үзенчәлекле дата – күренекле шагыйрь, прозаик һәм драматург Александр Сергеевич Пушкинның тууына 225 ел тула. Бу әдәбиятыбызда мөһим көн генә түгел, ә бөек шагыйрьнең әсәрләрен яратучы һәр кеше өчен әһәмиятле вакыйга. Аның әсәрләре дөньяның дистәләгән теленә тәрҗемә ителгән һәм яратып укыла. 
Үзәк китапханә әлеге бөек вакыйгадан читтә калмады. Яшь китап сөючеләргә китапханәчеләр гади булмаган сынау үтәргә тәкъдим итте. 
Пушкин әкиятләренең төп геройларыннан берсе – Укымышлы Мәче чарада катнашучыларга хат калдырган. Уенның һәр этабында балаларга А.С. Пушкин гыйбарәсеннән сүзләрне җыярга кирәк булды.
«Уку — иң яхшы белем алу. Бөек кеше уй-фикерләренә иярү — иң кызыклы фән».

впвапвпвподд
а это точно пушкин
ветер по морю гуляет и кораблик подгоняет
вместе вело читать
все герои пушкина по алфавиту
дальше белка
как же это сложно
лето солнце и друзья
подскажите
пушкинские герои
ступа с бабою ягой
три девицы под окном

Командаларга бүленеп, капитаннар сайлап һәм уен шартлары белән танышып, балалар маршрут кәгазьләре алды һәм Лукоморье буйлап сәяхәткә юл тотты. Командалар  «Убырлы Карчык өе», «Акыл иясендә», «Укымышлы мәче», «Тәрбиячедә кунакта», «Тиен безне кунакка чакыра» дигән бертөрле этапларны үтте.
Һәр этапта катнашучылар төрле биремнәр үтәде: викторина сорауларына җавап бирде, пазллар җыйды, иллюстрацияләр буенча әкиятләрне белде, әкият предметларын таныды, гыйбарә һәм әкиятләрнең азакларын искә төшерде. «Әйдәгез Пушкинны укырга» күргәзмәсендәге китаплар викторина сорауларына җавап табарга ярдәм итте.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: