«Пушкиннан юлны укы» әдәби акциясе (12+)
6
Июнь 2024
Пәнҗешәмбе
6 июньдә бөтен Россия Рус теле көнен һәм иң бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның тууына 225 ел тулуны билгеләп үтә. 13 нче санлы китапханә хезмәткәрләре урамга чыгып, үз микрорайоннарында яшәүчеләр белән бергә шагыйрьнең иң танылган һәм яраткан әсәрләреннән юлларны искә төшерде. Чарада катнашучылар «Зимняя дорога», «Узник», «Зимнее утро», «Няне», «Руслан и Людмила» поэмасыннан «У Лукоморья дуб зеленый» шигырьләрен, Евгений Онегин романыннан юлларны укыды. Акциядә төрле яшьтәге кешеләр катнашты. Ул китапханәдә дә, урамда да үтте һәм аны шәһәрдәшләр яратып кабул итте. Пушкинны яраталар, Пушкинны беләләр!
|