«Шагыйрь галиҗәнаплары» Пушкин көне (6+)
6
Июнь 2024
Пәнҗешәмбе
6 июньдә, бөтен дөнья бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның 225 еллык юбилеен билгеләп үткәндә, Үзәк балалар модель китапханәсендә «Шагыйрь галиҗәнаплары» дигән Пушкин көне үтте. Китапханә укучыларының барысы да шагыйрьнең иҗаты белән балачактан таныш, алар Пушкинның кайсы әсәрләрен укулары, кайсы әкият геройлары аларга ошавы турында сөйләде. «Сказка о рыбаке и рыбке», «Сказка о царе Салтане» һәм «Сказка о попе и работнике его Балде» китапларының эчтәлеген бик теләп сөйләделәр. Малайлар һәм кызлар шигырьләр, әкиятләр һәм повестьлардан өзекләрне кычкырып укыды. |