«Китапханәнең серле хәзинәләре» квест-уены (6+)
6
Июнь 2024
Пәнҗешәмбе
6 июнь көнне шәһәр үзәк китапханәсе хезмәткәрләре мәктәп яны лагерена йөрүче балалар өчен «Китапханәнең серле хәзинәләре» квест-уены уздырды. Яшь хәзинә эзләүчеләрне бәйгеләр, викториналар һәм катлаулы сораулар рәвешендә бик күп «киртәләр» көтте. Балаларга күп сынаулар узарга туры килде: «Белемнәр утравы» викторинасында катнаштылар, «Шигырьләр култыгы» тукталышын уздылар, «Әкиятләр тавы», «Маҗаралар елгасы» аша үттеләр. Шулай итеп «алтын тәңкәләр» белән тулы сандыкка тап булдылар. Әмма монда да балаларны бер бирем көтеп тора иде, хәзинәләр сандыгын ачу өчен, «Китап» сүзен төзергә кирәк булды. Чөнки нәкъ менә китап – белемнәр тупланган иң кыйммәтле байлык. |