«Тылсымлы пушкин илендә» уен программасы 6+

 6 июньдә, Рус теле көнендә, 1 нче санлы мәгълүмати-китапханә үзәге ишегалды мәйданчыгында микрорайонда яшәүче балалар өчен бөек рус шагыйре А.С.Пушкинның тууына 225 ел тулуга багышланган «Тылсымлы пушкин илендә» дигән уен программасы уздырды. Чара бер-берсен сәламләү уены һәм шагыйрьнең тормышындагы гаҗәеп кызыклы фактлар белән танышудан башланды. Авторның әкиятләре яхшы һәм явыз – төрле геройлар булган, яхшылык яманлыкны һәрвакыт җиңә торган тылсымлы дөньяга алып кереп китә. 

авравравртчтв
PHOTO-2024-06-05-12-28-45 (1)
PHOTO-2024-06-05-12-32-25 (2)

Әкиятләр дөньясына сәяхәттә бик күп кызыклы биремнәр тәкъдим ителде, анда теләге булган һәркем тагын бер кат бөек шагыйрьнең әдәби мирасын искә төшерә, рус теленең матурлыгына соклана алды. Катнашучылар бик тырышып алтын балыкны тотты, «Күрмәгән-белмәгән юлларда» викторинасы сорауларына җавап бирде, рәсемнәрен карый-карый Пушкин әкиятләрен укыды. Балалар яхшы кәеф һәм китапханәгә чакыру алды. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: