«Пушкин әкиятләре» интерактив уен (6+)
6
Июнь 2024
Пәнҗешәмбе
6 июнь көнне А. С. Пушкинның тууына 225 ел тулу уңаеннан китапханә хезмәткәрләре мәктәп яны лагере балалары өчен «Пушкин әкиятләре» дигән интерактив уен уздырды. Балалар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышты, мультфильмнан өзек карады, автор әсәрләре буенча филворд чиште, һәм шулай ук мавыктыргыч уенда, әкиятләр буенча викторинада катнашты. |