Рус теле көне һәм А.С. Пушкинның тууына 225 ел (0+)

5 июнь көнне Чаллы шәһәре китапханәләре хезмәткәрләре Рус теле көненә һәм А.С. Пушкинның тууына 225 ел тулуга багышланган тантаналы чарада катнашты. Ул М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында узды. 
Чара ТР Рәисе катнашты. Рөстәм Миңнеханов Александр Сергеевич Пушкинның уникаль шагыйрь, армас-талмас хезмәт һәм үзлектән белем алу мисалы булуын билгеләп үтте.  «Пушкин шедеврлары һәрвакыт ниятләренең чисталыгы, кылган гамәлләрдә гаделлеге, якыннар һәм Ватан каршында җаваплы булуы аерып торды», – дип ассызыклады ТР Рәисе. Ул республикабызда рус теле һәм мәдәниятен саклауга һәм аңа ярдәм күрсәтүгә аерым игътибар бирелүен искә төшерде. Традиция буенча «Каравон», «Спас ярминкәсе», «Алексеевск чаң сугулары», «Кузьминкалар» бәйрәмнәре үткәрелә. Фәнни һәм белем бирү чаралары, шул исәптән балалар өчен – Кирилл-Мефодий, Онегин һәм Аксаков укулары оештырыла. «ПушкинФест» кебек рус мәдәниятенең заманча яшьләр фестивальләре популяр.

рьороеаорпао
1
2
3
4
5
6
7

Тантана вакытында чара кунаклары бөек шагыйрь яшәгән чорга кечкенә генә сәяхәткә юл тотты. Бу бик матур күренеш булды! Шигырьләр, җырлар, биюләр. Тамашачылар тулысынча 19 нчы гасырга кереп чумдылар!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: