А.С. Пушкин әкиятләре буенча әдәби сәяхәт (6+)

13 нче санлы китапханә хезмәткәрләре А. С. Пушкинның туган көнен билгеләп үтүне двам итә. 5 июнь көнне мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен әдәби сәяхәт уздырылды. Һәркем өчен әкиятләр – ул мавыктыргыч дөнья, анда җәнлекләр, кошлар сөйләшә, яхшылык яманлыкны җиңә.

аиаичсияаит
13 ф. 05.06.24 фото 1
13 ф. 05.06.24 фото 2
13 ф. 05.06.24 фото 3
13 ф. 05.06.24 фото 4
13ф. 05.06 24 фото 5

Александр Сергеевич әкиятләре балалар өчен һәрвакыт кызыклы һәм файдалы. Алар аңлау һәм кабул итү өчен җиңел, чөнки шигырь формасында язылган. Китапханәче шагыйрьнең балачагы турында сөйләде. Балалар нәни Саша Пушкинның тормышыннан кызыклы фактларны ишетте, тәрбиячесе  Арина Родионовнаның аның тормышында нинди роль уйнавы турында белде. Чарада катнашучылар «Бигрәк гүзәл әкиятләр» әдәби викторинасы сорауларына җавап бирде, тасвирлама буенча яраткан әкият геройларын таныды. Бәйрәм күңелле һәм кызыклы үтте!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: