«Гаҗәеп Балалар иле!» әдәби-уен программасы (6+)

4 июнь көнне 8 нче санлы балалар китапханәсе Марат Бибишев исемендәге театраль паркта «Балалар көне» дигән концерт-күңел ачу программасында актив катнашты, һәм «Biblio – каникуллар» проекты кысаларында, «Гаҗәеп Балалар иле!» дигән әдәби-уен программасы уздырды.  

рпкрпфкрфрп
(1)IMG_9029
(2)IMG_9020
(3)IMG_9053
(4)IMG_9057
(5)IMG_9067
(6)IMG_20240604_163910

Чараны алып баручылар «Балаларны яклау көне» бәйрәме белән котлады. Яшь китап сөючеләр бик теләп «Кыю, җитез», «Кем тизрәк» дигән күңелле бәйгеләрдә, «Боҗрачыклар», «Төсле болыт» дигән шаян уеннарда, музыкаль тәнәфесләрдә катнашты. Әдәби персонажлар турындагы әкият викторинасы бик кызыклы үтте, анда балалар зирәклекләрен һәм фикерләү сәләтен күрсәтте. Парк кунаклары күтәренке кәеф, уңай тәэсирләр һәм, әлбәттә, татлы призлар алды. Китапханәчеләр укучыларга җәй айларында китапханәне онытмауларын, китаплар укуларын теләде, шул вакытта җәйге каникуллар мавыктыргыч, кызыклы һәм файдалы үтәр. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: