4 июнь көнне 15 нче санлы китапханә 45/14 йорты каршындагы мәйданчыкта балалар өчен Халыкара балаларны яклау көненә багышланган «Балалар һәрчак көлеп торсын» дигән уен программасы оештырды.
Яшь китап сөючеләрне китапханәчеләр шат күңел белән җәйге бәйрәм мәйданчыгында каршы алды. Алар танып белү һәм мавыктыргыч уеннар, әкият викториналары һәм спорт ярышлары үткәрде. Балалар, үз белем һәм тапкырлыкларын күрсәтеп, барлык биремнәрне дә уңышлы җиңеп чыкты.
Бу көнне шатлык авазлары яңгырап торды һәм балалар яхшы кәеф, онытылмас хис-кичерешләр алды. Уен программасы шаулап торды һәм күңелле булды.
Чара «Һәрвакыт булсын кояш» темасына асфальтта рәсемнәр ясау бәйгесе белән тәмамланды. Китапханә алды мәйданчыгында балаларның җәйге рәсемнәреннән матур аланчык барлыкка килде.
If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.
|