«Минем хокукларым һәм вазифаларым» танып белү-уен сәгате (6+)
Ролан Быковның «Чучело» нәфис фильмыннан өзек күрсәтелде. Әлеге фильмга юридик караштан күз салдылар. Лена Бессольцеваның нинди хокуклары бозыла? Үзенең җиңелмәс сугышчылары белән дан тоткан борынгы «Спарта» дәүләтен искә төшерделәр. Әгәр бала зәгыйфь һәм авыру булып туса, аны кыядан тотып ата торган булганнар. Спарта халкы гадел булганмы? Сөйләшкәндә үз фикерләрен белдерергә тиеш булдылар. Яшүсмерләр интеллектуаль ярышка бик теләп кушылды. Ул «Әкият геройларының хокуклары»ннан башланды, анда балаларга үзләрен юрист роленә куеп, әкият героена киңәш бирергә тәкъдим ителде. «Хокук белемнәре» станциясендә мәкальләрне белделәр. Биремнәрне үтәгәндә катнашучылар актив рәвештә фактлар турында фикер алышты һәм сорауларга төгәл җавап бирде. Узган турнир балаларга хокуклар өлкәсендә бик күп кызыклы мәгълүмат алырга ярдәм итте, бу исә, үз чиратында, аларга тормышта һәм укуда кирәк булачак.
|