«Пушкин әкиятләре» уен программасы (6+)

6 июнь көнне илебез Россиядә Пушкин көнен билгеләп үтәчәк. Чөнки «Пушкин – безнең барлык», нәкъ менә ул рус әдәби теленә нигез салучы булып санала. Без барыбыз да шагыйрьнең шигырьләрен яратабыз һәм беләбез, ә әкиятләрен балачактан яттан беләбез. Александр Сергеевичның туган көнен,  ә аңа быел 225 ел тула, 13 нче санлы китапханә хезмәткәрләре мәктәп яны лагерена йөрүче балалар белән билгеләп үтәргә булды.

цукцкцкцкф
13 ф. 04.06.24 фото1
13 ф. 04.06.24 фото 2
13 ф. 04.06.24 фото 3
13 ф. 04.06.24 фото 4
13 ф. 04.06.24 фото 5
13 ф. 04.06.24 фото 6

Өен программасы барышында балалар А.С. Пушкин әкиятләре буенча викторина сорауларына җавап бирде, укымышлы мәчегә яңа чылбыр тезде һәм шагыйрь турында күп кенә яңа кызыклы мәгълүматлар алды, мәсәлән, Пушкинның буе 161 см булган, ул гадәттән тыш хәтергә ия булган, кычкырып көлгән, яраткан ел фасылы көз, һәм ул шигырьләрне хәтта төштә дә күргән.

Катнашучылар шулай ук кабатланучы биюләр биеде һәм төз атуда ярышты. «У Лукоморья» әсәрен хор белән укыдылар. Балалар матур итеп сәнгатьле укый белүләрен күрсәтте. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: