«Балачакның төсле планетасы» уен программасы (12+)
3 июнь көнне 1 нче санлы мәгълүмати-китапханә үзәге Гренада паркында ял итүчеләр өчен балачакка һәм җәйге каникуллар башлануга багышланган «Балачакның төсле планетасы» дигән уен программасы уздырды. Көн дәвамында паркка килүчеләр «Тәмлетамаклар» илендә була алды. Балалар зур кызыксыну белән күңелле, хәрәкәтчән уеннарда һәм күңел ачуларда катнашты: «Баллытамаклар утравында» блицтурнир уздырдылар, анда рифмага һәм мәгънәсенә туры китереп җөмләләрнең азакларын әйттеләр, «татлы» табышмакларны чиштеләр. Аеруча «Шатлык һәм күңел ачу өчен көйләр» импровизациясе ошады, анда балалар тавышлы уенчыклар белән уйнады. «Конфетны кем яхшырак мактый?» сүз дуэле да азарт белән үтте. Спорт уеннарыннан балаларга аеруча «Классиклар», «Йөреп үт», «Сикер», «Йолдызга кагыл» уеннары ошады. Татлы хыяллар һәм тәмле кәеф һәрвакыт янәшә булсын, аларны балаларга А.Милнның «Винни-Пух и все-все-все», А.Линдгренның «Карлсон, который живет на крыше», Ю.Олешаның «Три толстяка» һ.б. китаплары бүләк итәр. Катнашучылар чарада яхшы кәеф һәм уңай тәэсирләр алды. |