«Кечкенә балалар зур планетада» күңел ачу-уен программасы (6+)
31 май көнне Үзәк балалар модель китапханәсендә Балаларны яклау көненә багышланган «Кечкенә балалар зур планетада» дигән күңел ачу-уен программасы үткәрелде. «Спорт» битендә балалар җитезлектә һәм төз атуда ярышты. Гаилә белән уку залында Күрәзәче Чегән хатыны Аза китапханәгә килүчеләрне тылсымлы шар, багу әйберләре белән каршы алды һәм җәйгә кызык юраулар тәкъдим итте. «Мурзилкада» битендә малайлар һәм кызлар ни өчен журналның Гиннесның Рекордлар китабына кертелүе һәм әлеге басманың төп герое кем булуы турында белде. Катнашучылар логик уеннар уйнады, «Мурзилка» журналы битләрендәге математик башваткычларны чишәргә тырышты. Программа барлык балаларның яраткан заманча клипларына биюләр белән тәмамланды. |