«Карлсонның юл маҗаралары» бәйге-уен программасы (6+)
30
Май 2024
Пәнҗешәмбе
30 май көнне Үзәк балалар модель китапханәсендә мәктәп яны лагерендагы балалар өчен «Карлсонның юл маҗаралары» дигән бәйге-уен программасы үтте. Балалар Карлсон һәм Светофор белән бергә «Төнге машина йөртүче», «Баш киемен башкага тапшыр» уеннары уйнады, «Рөхсәт ителә, тыела» бәйгесендә катнашты һәм әкияти транспорт викторинасы сорауларына җавап бирде. |