«Россиянең Пушкин көне» бәйрәменә чакырабыз (0+)

Хөрмәтле укучылар, шәһәрдәшләр һәм шәһәребез кунаклары!

6 июнь көнне Пушкинның тууына 225 ел тула. Илебез китапханәләрендә Пушкин көннәре уздырыла. Без сезне әлеге күркәм бәйрәмгә кушылырга һәм аны безнең белән бергә билгеләп үтәргә чакырабыз!
Бу көнне китапханәләрдә, укучылар белән бергә бөек шагыйрь Александр Пушкинның туган көнен бәйрәм итәр өчен, яраткан әкият геройлары да җанлана. Көн дәвамында барлык китап сөюче балаларны бәйгеләрдән, сораулардан, биремнәрдән һәм викториналардан торган күңелле һәм мавыктыргыч программа көтә.

Бәйрәм программасы белән танышыгыз, килегез һәм Пушкинның яраткан шигырьләрен укыгыз!

 

Вакыт

Чара

Кыскача эчтәлеге

Оештыручы

КОМСОМОЛ РАЙОНЫ

10.00-18.00

«Пушкиннан юлларны укы» шигъри подиум  (12+)

Укучылар А. Пушкин шигырьләрен искә төшерәчәк һәм аларны укыячак.

1 нче санлы китапханә
Һ.Такташ ур., 45, 1 нче фатир  (ЗЯБ, 6/11)
46-03-34 
https://vk.com/biblioteka_filial_1

10.00-18.00

«Пушкин әкиятләре» кычкырып укулар (6+)

Теләге булганнар «А.С. Пушкин әкиятләре юллары буйлап» дигән күңелле викторина сорауларына җавап бирә алачак. Һәр укучы А. С. Пушкинның яраткан әкиятеннән өзекне кычкырып укыячак. 

23 нче санлы китапханә
Жуков ур, 10/48, 1-3 нче фатир (ЗЯБ,18/38)                                                         
46-51-51
https://vk.com/club199947768

 

10.00

«Александр Пушкин әкиятләрендә гаилә кодексы» әдәби карусель (0+)

Балалар А. Пушкин тормышындагы кызыклы һәм аз билгеле булган фактларны беләчәк. Аларны бәйгеләр һәм викториналар көтә.  

5 нче санлы китапханә
Гвардиячеләр ур., 9 (Сидоровка, С-30А)  
70-77-45
https://vk.com/public138545924

11.00 – 12.00

 

«Пушкинны бергәләп укыйбыз» әдәби  акция (6+)

Акция балаларны һәм өлкәннәрне рус классик әдәбиятын укуга җәлеп итүгә, рус телен саклауга, грамоталылыкны үстерүгә юнәлдерелгән, акция форматында А.Пушкин иҗатына багышланган уенлы кычкырып укулар узачак. 

3 нче санлы китапханә
Низаметдинов ур, 9, 37 нче фатир (ЗЯБ, 15/ХХ) 
34-72-16
https://vk.com/club137906835

 

АВТОЗАВОД РАЙОНЫ

09.30-17.00

«Пушкиннан бер юлны укы» әдәби акция (12+)

Бу көнне укучыларга Пушкин әсәрләреннән юлларны укырга тәкъдим ителәчәк.  

13 нче санлы китапханә
Татарстан ур, 12 ,146 нчы фатир (Н.г., 25/21)                                                         
56-36-40
https://vk.com/chelny.library13

09.30

«Күрмәгән-белмәгән юлларда» әдәби сәяхәт (6+)

Балалар «Бигрәк матур әкиятләр» әдәби викторинасы сорауларына җавап бирәчәк, тасвирлама буенча яраткан әкият геройларын беләчәк,  иллюстрацияләр буенча әкиятләрне таныячак, әкиятләрдәге фразаларның азакларын искә төшерәчәк.

13 нче санлы китапханә
Татарстан ур, 12 ,146 нчы фатир (Н.г., 25/21)                                                      
56-36-40
https://vk.com/chelny.library13

10.00

«Без Пушкинны балачактан укыйбыз!» Пушкин көне

 

Балалар А.Пушкин тормыш юлы һәм иҗаты турында искә төшерәчәк, викторина сорауларына җавап бирәчәк, әкиятләрне укылган юллар буенча таныячак.

14 нче санлы китапханә
Сөембикә пр, 87
(Н.г.,д.49/16)                                                                                                           
56-28-25
https://vk.com/nfilial14

 

13.00

«Пушкин әкиятләре» интерактив уен (6+)

Балаларны шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу, шулай ук  мавыктыргыч уен һәм әкиятләр буенча викторина көтә.  

17 нче санлы китапханә
Татарстан ур.,24 нче йорт, 212 нче фатир (Н.г., 50/02)
32-71-64
https://vk.com/club141483058

ҮЗӘК РАЙОН

09.30

10.10

11.00

«Әкияти Лукоморье юллары буйлап» уен программасы (6+)

Яшь укучылар А.Пушкин тормышыннан кызыклы фактларны беләчәк, бөек шагыйрьгә танылу китергән иң яхшы әсәрләрен искә төшерәчәк. 

12 нче санлы китапханә
Ш. Усманов пр., 48 нче йорт (Н.г., 14/01)                                                          
35-33-86
https://vk.com/club137987058

 

10.00-18.00

«Аның галиҗәнаплары Шагыйрь!» Пушкин көне

Көн дәвамында китапханәгә килгән балалар шигырьләр һәм әкиятләр укыячак,  «Алтын балык» мастер-классында булачак. 

Үзәк балалар китапханәсе
Тынычлык пр., 61 нче йорт (Н.г., 17/15)
38-30-26
https://vk.com/club138025982

10.00

«Китап битләре альбом кәгазенә» А.Пушкин әкиятләре буенча рәсемнәр буяу (6+)

А. Пушкин әкиятләре геройлары рәсемнәрен буяп, укучылар яраткан әкиятләр дөньясына кереп чума һәм үз иҗади сәләтләрен ача алачак.  

11 нче санлы китапханә
Октябрьнең 60 еллыгы б-ры, , 5 нче йорт, 109 нчы фатир  (Н.г., 7/13)                                            
58-55-11
https://vk.com/public137964378

10.00

«Лукоморье юллары буйлап» уен-сәяхәт (6+)

Яшь китап сөючеләрне мавыктыргыч маҗара, сынаулар, табышмаклар һәм бик күп кызыклы биремнәр көтә. 

6 нчы санлы китапханә
Сөембикә пр., 37 нче йорт, 169  нчы фатир (Н.г., 43/06)                                             
52-86-00
https://vk.com/club48090439

10.30

«А.С. Пушкин әкиятләре буйлап сукмактан барабыз» уен программасы (6+)

Программа үз эченә Пушкин иҗаты белән бәйле төрле биремнәр һәм уеннарны алачак. Балалар этаплар үтәчәк, биремнәр үтәячәк.

24 нче санлы китапханә
Мәскәү пр., 96 нчы йорт, 31 нче фатир  (Н.г., 56/15А)                                                                   
58-97-86
https://vk.com/club139031350

 

11.00

 «Классика дөньясына чуму» әдәби уен (6+)

Уен өч этапта узачак. Беренче этап А.С. Пушкинның 225 еллыгына, икенче этап — мәктәп программасына кертелгән әсәрләрне белүләре, ә өченче этап әдәби бәйге һәм уеннарга багышлана. 

1 нче санлы мәгълүмати-китапханә үзәге
Мәскәү пр-ты,  123 нче йорт, 108 нче фатир (Н.г., 4/08)
38-71-82
https://vk.com/club138518268

Бу көнне барыгызны да китапханәдә күрүебезгә шат булачакбыз!
Керү ирекле!

#пушкинскийдень #пушкин #деньрусскогоязыка #6июня 

Поделиться: