«Юл кагыйдәләрен һәркем белергә тиеш» уен программасы (6+)
Ура! Ура! Каникуллар! Күңелле чор! 28 май көнне 13 нче санлы китапханәгә «Кояшлы шәһәр» мәктәп яны лагереннан 6 отряд килде. Очрашуның темасы бик әһәмиятле булдыТ! Барлык балалар да җәен шәһәр урамнары һәм башка урыннарда йөри. Һәм аларның куркынычсызлыгы бик мөһим! Уен программасының шигаре: «Истә тотабыз, беләбез, үтибез!». Балалар уен формасында юл хәрәкәте кагыйдәләре турында белемнәр алды, юлларда һәм урамда, аеруча җәйге чорда, велосипед һәм самокатларда күп йөргән вакытта, үз-үзләрен куркынычсыз тоту кагыйдәләрен искә төшерде. «Парын тап» уенында юл билгеләре турында белемнәрен ныгыттылар, ә «Юл хәрәкәте кагыйдәләре белгечләре» интерактив уенында «Велосипедчы һәм юл», «Ребуслар», «Юл күрсәтүче», «Тарих», «Ә сез беләсезме?» кебек сораулар блокларына җавап бирделәр. |