Любовь Даутованың «Понемногу обо всём» дигән юмористик шигырьләр җыентыгын тәкъдир итү (18+)
29
Май 2024
Чәршәмбе
Шәһәр үзәк китапханәсендә, ачык ишекләр көне кысаларында, Чаллы шагыйрәсе Любовь Даутованың «Понемногу обо всём» дигән юмористик шигырьләр җыентыгын тәкъдир итү чарасы узды. Автор инде күптән безнең арабызда юк, әмма аның көр күңеле, эчкерсез шаярулары, шигырьләре безнең хәтерләрдә саклана. Программада Любовь Тимофеева, Олег Краснобаев, Наталья Лапина, Анна Гыйльметдиновалар башкаруында Л. Даутова сүзләренә язылган җырлар яңгырады, Елена Смирнова, Равил Әхмәтҗанов, Вячеслав Крапивин, Сергей Шамов, Марина Харлова һ.б. Чаллы шагыйрьләре чыгыш ясады. Шагыйрәнең шигырьләре укучылар күңелен яулады. |