«Күңел өчен акыл йорты» ачык ишекләр көне (6+)
28
Май 2024
Сишәмбе
27 май көнне Ачык ишекләр көне кысаларында, 3 нче санлы китапханә укучыларын Гомумроссия китапханәләр көненә багышланган чарага чакырды. Абонементта «Гаҗәеп китапханәләр дөньясы» дигән китап күргәзмәсе эшләде, ул бәйрәмнең тарихы, Россиядә беренче һәм танылган эре китапханәләрнең барлыкка килүе турында сөйләде. Өлкән сыйныф укучылары өчен «Китап кәефе» дигән викторина үткәрелде. Чарада балалар күңелле ярыш, тапкырлык, зиһенлелек рухына кереп чумды. Сорауларга җавап биреп, балалар китапханәләр, китапларның килеп чыгу тарихы турында белде һәм, әлбәттә инде, яраткан әдәби геройларын искә төшерде. Тәфсилле җаваплар күп кенә кызыклы мәгълүматларны үз эченә алды, шулай ук балалар үзләре өчен һәркемгә таныш КИТАПХАНӘнең яңа серләрен ачты! Яшь китап сөючеләр бик теләп «Мин – укучы!» әдәби уенында катнашты, билгеле бер хәрефләр белән карточкаларны тартып чыгарды, алар буенча язучыны, әсәрнең исемен һәм аның геройларын искә төшерде һәм татлы призлар алды. Катнашучылар китапханәчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады, ә иң мөһиме, китапханәләрдән башка акыллы, игелекле һәм яхшы кешеләр булмас иде, чөнки китаплар бары тик яхшылыкка өйрәтә дигән нәтиҗә ясады. |