«Китап бульвары» акциясе (6+)
27 май көнне китапханә хезмәткәрләре Новосибирск өлкә яшьләр китапханәсе оештырган «Китапханә диктанты» Гомумроссия агарту акциясе кысаларында, «Китап бульвары» акциясе уздырды. Һәр җәй саен китапханә үз чикләрен киңәйтә һәм ачык һавада урамга шәһәрдәшләргә хезмәт күрсәтергә чыга. Бу вакытта барлык балалар һәм өлкәннәр китапханәгә языла һәм өйдә уку өчен китапар ала ала. Аларга «Тере классика», «Юлда уку өчен китаплар», «Фантастика!» кебек төрле жанр китаплары сайлап алу мөмкинлеге тудырылды.
|