«Хыяллар һәм әкиятләр илендә» уен программасы (0+)
27
Май 2024
Дүшәмбе
27 майда Россиядә ел саен Гомумроссия китапханәләр көне билгеләп үтелә, ул китапханәчеләр генә түгел, ә китап сөючеләр өчен дә бәйрәм. Бүген 13 нче санлы китапханәдә бәйрәм чарасы – «Һәркем өчен китапханәгә юл ачык» дигән ачык ишекләр көне үтте. Уен программасы барышында укучылар әкият геройларын таныды, әйберләрнең кайсы әкият героеныкы икәнен белде, табышмаклар чиште һәм курчак Керпе белән бергә «Сүзне әйтеп бетер» уенында катнашты. Шулай ук шагыйрә Эмма Мошковская иҗаты белән таныштылар. Балалар «Урман оркестры» шигырен уйнады, «Хитрые старушки» мультфильмын карады. |