«Урман сукмагы буйлап» виртуаль экскурсия (12+)
24
Май 2024
Җомга
23 май көнне 23 нче санлы китапханәдә, «Экокалендарь» программасы кысаларында, уртанчы сыйныф укучылары өчен «Урман сукмагы буйлап» дигән виртуаль экскурсия үтте. Китапханәчеләр чарада катнашучыларны безнең урманнарда яшәүче хайваннар белән таныштырды, аларның ничек яшәве һәм нәрсә белән туклануы турында сөйләде. Укучылар туган як сукмаклары буйлап гаҗәеп хайваннар һәм үсемлекләр дөньясына виртуаль сәяхәт кылды. «Сәяхәт» барышында «Чәчәкләр кәрҗинендә», «Нәрсә артык», «Тере хәреф», «Кемнең эзләре?», «Кошны тот», «Тасвирлама буенча бел» бәйгеләрендә катнаштылар. «Урман серләре» викторинасы сорауларына җавап бирделәр. Экскурсия электрон презентация белән үрелеп барды. Чара азагында китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. |