«Славян язуының чишмә башына» славян язуы һәм мәдәнияте көне уңаеннан тарихи экскурс (6+)
24 майда Россиядә Славян язуы һәм мәдәнияте көне билгеләп үтелә. Язу барлыкка килү – һәр халык һәм аның мәдәнияте тарихында әһәмиятле чор. Бу вакыйга уңаеннан 14 нче санлы китапханә хезмәткәрләре балалар өчен тарихи экскурс үткәрде. Чарада балалар Русиядә язуның, беренче хәрефләрнең барлыкка килү тарихы, алардан башка бүгенге көндә бер китап та була алмавы, әлифбаны булдыруда мәгърифәтчеләр Кирилл һәм Мефодийның төп роле турында белде. Китапханәче беренче кулъязма китаплар, Иван Федоров турында сөйләде. Яшь китап сөючеләр шулай ук зирәк мәкальләр һәм хәйләкәр табышмаклар белән танышты, ребуслар, әдәби анаграммалар чиште, сүзлекләрдән искергән сүзләр һәм канатлы гыйбарәләрнең мәгънәсен белде. Чара азагында рус телен сакларга һәм грамоталы мөнәсәбәттә булырга кирәк дигән нзәтиҗә ясадылар.
|