«Якынлашучы яз адресына» әдәби портрет (18+)

22 май көнне әдәбият тарихы музеенда шагыйрә, прозаик, публицист Зинаида Платонованың тууына 90 ел тулу уңаеннан «Якынлашучы яз адресына» дигән әдәби портрет узды. 
Очрашуны алып баручы Роза Хәмидуллина чарада катнашучыларны Чаллы шагыйрәсе Зинаида Платонованың тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. 
Аның иҗаты күп кенә хезмәттәшләрен һәм җыр авторларын рухландыра. Үзешчән композитор, автор-башкаручы Людмила Ткачук язучы белән шәхсән таныш була. Ул иҗади дуслыклары турында сөйләде, З. Платонова турында кызыклы истәлекләре белән уртаклашты. 

тухляклпававыа
лкм2
лкм3
лкм1

Людмила Алексеевна Зинаида Ивановна шигырьләренә язылган җырлары белән аудиодискны әдәбият тарихы музеена бүләк итте. Очрашу дәвамында Л.Ткачук башкаруында лирик җырлар яңгырады. 
Очрашуда «Золотые Россыпи» әдәби берләшмәсе рәисе Любовь Тимофеева катнашты. Ул үзенең «За семью ветрами» дигән яңа китабыннан шигырьләрен укыды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: