«Китап һәм аны тудыручылар» китапханә дәресе (6+)
23
Май 2024
Пәнҗешәмбе
23 май көнне 5 нче санлы китапханәдә укучылар өчен, Гомумроссия китапханәләр көненә багышланган Бөтенроссия агарту акциясе кысаларында, «Китап һәм аны тудыручылар» дигән китапханә дәресе узды. Балалар кәгазьнең ничек барлыкка килүе һәм китапның ничек ясалуы, аның нинди булуы, нинди материаллардан эшләнүе турында белде, таш гасырдан алып безнең көннәргә кадәр китап үткән юлны күзәтте. Китапханәче беренче басма станокның кайчан барлыкка килүе, Русиядә китап бастыруның үсеше һәм нәшер итү эшенә нигез салган Иван Федоров турында сөйләде. Балалар китапларны тудыручы һөнәрләр белән танышты. Яшь китап сөючеләр мультимедиалы материаллар карады һәм үткәннәр тарихы, хәзерге көн һәм киләчәк китабының үсеш мөмкинлекләре турында белде.
|