«Россиянең бөек горурлыгы: А.С. Пушкин» әдәби уены (12+)

23 май көнне 11 нче санлы китапханәдә өлкән сыйныф укучылары өчен «Россиянең бөек горурлыгы: Александр Сергеевич Пушкин» дигән әдәби уен үтте, ул шагыйрьнең тууына 225 ел тулуга багышланды. Чарада катнашучылар өчен кызыклы танып белү программасы әзерләнгән иде. Балаларга уенның «Танылган һәм таныш булмаган Пушкин», «Картиналар галереясы», «Әкият хәзинәләре», «Шигырьләренең гаҗәеп матурлыгы», «Сүзне әйт», «Музыкаль» һ.б. дип аталган берничә турын үтәргә тәкъдим ителде. Дөрес җаваплар өчен укучылар сүзләр алды, алардан А.С.Пушкинның укучыларына әйткән сүзләрен җыйды. Шагыйрьнең тормыш юлы һәм әсәрләре буенча сораулар, төрле катлаулылыктагы логикага һәм зиһенлелеккә сораулар беркемне дә битараф калдырмады. Әдәби уенда катнашу балаларга кызыклы мәгълүматлар тупларга һәм белемнәрен ныгытырга мөмкинлек бирде. 

 

Поделиться: