«Күңелле дулкында» әдәби качышлы уены (6+)
22 май көнне 11 нче санлы китапханәдә Б. Заходерның әсәрләре буенча «Күңелле дулкында» дигән әдәби качышлы уены үткәрелде. Яшь сәяхәтчеләр, Хыяллар илендә сәяхәт итеп, табышмаклар чиште, Винни-Пух белән бергә аның җырларын җырлады, шигырьләр укыды. Уеннарда катнашып, җирле яшәүчеләр – шаян, сирәк очрый торган, дөньяда булмаган җәнлекләр белән таныштылар. Борис Заходер иҗатында фантазия өчен урын чыннан да бик зур. Китаплар буенча сәяхәт бик күңелле булды, чөнки Борис Заходерның күп кенә шигырьләре һәм әкиятләре яхшы мәзәкләргә бай. Хыяллар илендә гаҗәеп нәрсәләр күп! Монда адым саен могҗиза. Уйлап кына куясың – ул инде тормышка да ашарга өлгерә. Сәяхәт ахырына җитте, әмма балалар Хыяллар иленә тагын килергә теләк белдерде, чөнки бу бик җиңел, моның өчен Борис Заходерның китабын бирелеп уку да җитә. |