«Китап дигән могҗиза!» кызыклы хәбәрләр сәгате (6+)
21
Май 2024
Сишәмбе
21 май көнне 6 нчы санлы китапханәдә «Китап дигән могҗиза!» исемле кызыклы хәбәрләр сәгате узды. Балалар китапның барлыкка килү тарихы, борынгы кешеләрнең төрлечә язу ысуллары, язу материаллары, славян язуы турында сөйләгәнне тыңлады, шулай ук борынгы заманнардагы иң танылган китапханәләр тарихы, рус алфавиты һәм Россиядә китап бастыру барлыкка килү тарихы белән танышты. Чара барышында укучылар табышмаклар чиште, төрле уен һәм бәйгеләрдә катнашты, әкият геройлары турында сорауларга җавап бирде. Яшь китап сөючеләр китаплар турында мәкаль һәм әйтемнәрне искә төшерде. |