«Әдәби ассорти» белгечләр турниры (6+)
20
Май 2024
Дүшәмбе
Уку елы тәмамланып килә. Һәм бүген нәтиҗәләр ясап, Укырга, рәсем ясарга, кул эшләре белән шөгыльләнергә яратучылар клубына йөрүче балалар белән белгечләр турниры үткәрелде. Укучылар бу ел эчендә бик күп китаплар укыды, язучылар, балалар китаплары рәссам-иллюстраторлары турында белде һәм шунлыктан турнирда яхшы белемнәрен күрсәтә алды. Турнир барышында «Акыллылар» һәм «Белемлеләр» дигән ике команда оешты һәм балаларга «Мәктәптә укыдык», «Язучылар һәм елның юбиляр китаплары», «Шигърият», «Тылсымлы әкиятләр дөньясы», «Пушкин әкиятләре» дигән һәр турда 5 сорауга җавап бирергә кирәк булды. «Акыллылар» дигән малайлар командасы җиңде, алар дөрес, тиз һәм бердәм җавап бирде. Афәрин! |