«Россиянең әдәби беренчелеге» фестиваль-форум (12+)

Кадерле укучылар!

«Россиянең әдәби беренчелеге» фестиваль-форумы Казанда 23 майдан 25 майга кадәр узачак.
2023 елда Татарстан Республикасы «Иң күп укучы төбәк» Бөтенроссия бәйгесендә җиңү яулады, Татарстанга әлеге җиңүне Р. Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсенең «Күчмә китапханә» проекты алып килде.

23 майдан 25 майга кадәр Казан үзендә китап өлкәсе һәм креатив индустрияләр лидерларын кабул итә. Шәһәрнең алты мәйданчыгында, «Россиянең әдәби беренчелеге» фестиваль-форумы кысаларында, 60 тан артык чара узачак, шул исәптән эшлекле блок, белем бирү блогы һәм мәдәни-агарту блогы. Программада дискуссияләр һәм түгәрәк өстәлләр, презентацияләр һәм иҗади очрашулар, лабораторияләр һәм мастер-класслар, лекцияләр һәм питчинг-сессияләр булачак.
Фестиваль-форум тәүге тапкыр үткәрелә һәм «Иң күп укучы төбәк» Бөтенроссия бәйгесе уздырылып килгән 10 ел эчендәге китап индустрияләренең казанышлары күргәзмәсенә әйләнәчәк. Анда Россиянең 50 дән артык төбәге вәкилләре катнашачак. 
Чара турында тулырак мәгълүмат алу һәм теркәлү өчен түбәндәге сылтама аша керергә мөмкин https://литфлагман.рф/festival/ 

Поделиться: