«Дөньяның иң гадәти булмаган китапханәләре» виртуаль экскурсия (12+)

16 һәм 17 май көннәрендә 10 нчы санлы китапханә укучыларны дөньяның иң гадәти булмаган китапханәләре буйлап мавыктыргыч сәяхәткә чакырды. Чара Новосибирск өлкә яшьләр китапханәсе оештырган «Китапханә диктанты» Бөтенроссия агарту акциясе кысаларында уздырылды. 

Бүгенге көндә китапханә — ул китаплар саклана торган урын гына түгел. Берәүләре үзенең эчке җиһазлануы, музей залларын яки театр фойесын хәтерләтүче бизәлеше белән шаккатыра, икенчеләре исә шәһәр һәм университетларның чын архитектура шедеврларына һәм күренекле урыннарына әйләнә. 

аиачичсис
10ф. Виртуальная экскурсия «Самые необычные библиотеки мира». Представляем библиотеки
10ф. Виртуальная экскурсия «Самые необычные библиотеки мира». Участники мероприятия
10ф. Виртуальная экскурсия «Самые необычные библиотеки мира»

Виртуаль сәяхәт балаларны дөньяның иң матур һәм заманча китапханәләренә: Канзас китапханәсенә, Кытайның Хуайжоу авылы Лиюань китапханәсенә, Прагада Чехиянең Милли китапханәсенә, Франциядәге Луи Нюсера китапханәсенә, Санкт-Петербургтагы Россия милли китапханәсенә, Татарстан Республикасының Милли китапханәсенә һ.б.ларга күчерде. 

Сәяхәт барышында укучылар китапханәләр һәм уку турында күп кенә кызыклы һәм яңа  мәгълүматлар белде, аларда шуларның якындарак урнашканын булса да барып күрү теләге туды. 
#пишубиблиотечныйдиктантНОМБ

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: