Гаилә саклагычы ясау буенча мастер-класс (12+)

15 май көнне 23 нче санлы китапханәдә Халыкара гаилә көненә багышланган «Гаилә саклагычы» мастер-классы үтте. Мастер-класста катнашучылар «Тормыш агачы» дигән гаилә саклагычы ясады.
Борынгы заманнардан әлеге саклагыч кешеләрне һәм аларның гаиләләрен, йортларын үзенең куәтле энергетикасы белән саклаган. Аның төп билгеләнеше – авырулардан, ызгыш-талаштан, начар күзләрдән, күңелсезлекләрдән саклау. 

куправпвапваравр
23ф. Мастер-класс «Семейный оберег»(12 )……….
23ф. Мастер-класс «Семейный оберег»(12 )…….
23ф. Мастер-класс «Семейный оберег»(12 )…..
23ф. Мастер-класс «Семейный оберег»(12 )….

Чараның беренче өлешендә китапханә хезмәткәрләре куркынычсызлык техникасы буенча әңгәмә уздырды, адымлап эшнең барышын аңлатты.
Икенче өлеш – гамәли. Катнашучылар тулысынча иҗат эшенә кереп чумды. Эш барышында китапханәчеләр булышты, «Саклагычларның көченә ышанасыңмы?» дигән кечкенә генә әңгәмә үткәреп алды, саклагычларның тарихы турында сөйләде. 

Кунакларыбыз мастер-класстан үз куллары белән ясаган матур саклагычлар белән кайтып китте. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: