«Вакытлы матбугатны уку культурасы» китапханә дәрес-әңгәмәсе (12+)
15 май көнне 23 нче санлы китапханәдә, Новосибирск өлкә яшьләр китапханәсе тарафыннан оештырылган «Китапханә диктанты» Бөтенроссия агарту акциясе кысаларында, «Вакытлы матбугатны уку культурасы» дигән китапханә дәрес-әңгәмәсе үткәрелде. Китапханәче сөйләгәннәрдән чарада катнашучылар журналларның килеп чыгу тарихы, аларны чыгару һәм әзерләү эше белән кем шөгыльләнүе, китаптан нәрсә белән аерылулары, вакытлы матбугат басмаларында нинңди кызыклы мәгълүмат табарга мөмкин булуы һәм балалар матбугатының никадәр күптөрле булуын белде. «Пресса», «публицистика», «вакытлы матбугат басмасы», «газета», «журнал», «сәхифә», «мәкалә» төшенчәләре белән таныштылар. Шуннан соң китапханәче китапханә алдыра торган журналлар һәм газеталар турында сөйләде. Балалар «Барысы да пресса турында» викторинасында катнашты, «Вакытлы матбугат битләре буйлап» кроссвордын чиште, газета һәм журналлардагы мәкаләләр турында кечкенә генә фикер алышу уздырды. |