Ачык ишекләр көне (0+)
23
Май 2024
Пәнҗешәмбе
Хөрмәтле шәһәрдәшләр һәм Чаллы шәһәре кунаклары! Шәһәр китапханәләрендә шундый йола бар: бу һәр яз саен, Бөтенроссия китапханәләр көне хөрмәтенә Ачык ишекләр көне бәйрәме уздыру, ул күпсанлы чаралар һәм очрашуларны үз эченә алган мөһим вакыйга булып тора. Без сезне бик шатланып әлеге уникаль һәм илһам бирүче чарага чакырабыз, ул сезнең әдәби кызыксынуларыгызны җанландырыр һәм рухи дөньягызны баетыр. 27 май көнне «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУсе китапханәләре Бөтенроссия китапханәләр көнен бәйрәм итү уңаеннан ишекләрен ачачак. |