«Барысы да гаиләдән башлана» күңел ачу программасы (6+)

15 май көнне 10 нчы санлы китапханә балаларны бөтен дөнья буенча билгеләп үтелүче Халыкара гаилә көненә багышланган күңел ачу программасына чакырды.  
Гаилә – һәрберебезнең тормышында иң төп нәрсә. Китапханәче яшь укучыларны Халыкара гаилә көненең килеп чыгу тарихы, «гаилә» төшенчәсе белән таныштырды.  Балаларга гаиләдә мәхәббәт, бер-береңне аңлау, һәр гаилә әгъзасы турында кайгырту хакимлек итәргә тиешлеге турында сөйләделәр, аларга һәр кеше язмышында әти-әниләрнең мөһим роле турында искә төшерделәр. 

арпавфраврфр
10ф. Развлекательная программа «Все начинается с семьи». Игра «Шустрые поварята»
10ф. Развлекательная программа «Все начинается с семьи». Конкурс «Доскажи словечко о семье»
10ф. Развлекательная программа «Все начинается с семьи». Конкурс «Образ мамы»
10ф. Развлекательная программа «Все начинается с семьи». Конкурс «Рукадельники»
10ф. Развлекательная программа «Все начинается с семьи». Разгадываем кроссворд
10ф. Развлекательная программа «Все начинается с семьи». Смотрим мультфильм
10ф. Развлекательная программа «Все начинается с семьи»

Шуннан соң, командаларга бүленеп, укучылар бәйге һәм уеннарда катнашты. Алар «Гаилә турында сүзне әйтеп бетер» бәйгесендә гаилә һәм гаилә кыйммәтләре турында табышмаклар чиште, «Җитез пешекчеләр» уенын уйнады, «Әни образы» бәйгесендә сәнгать ягыннан сәләтләрен күрсәтә алды, «Гаилә сандыгы» дигән блиц-сораштыруда гаилә турында мәкаль-әйтемнәр буенча белемнәрен сынап карады,  «Яшәгән, ди, булган, ди, әкияти гаиләләр».викторинасында китап гаиләләрен һәм әдәби туганнарны искә төшерде. Программа азагында балалар «Осторожно, обезьянки!» дигән күңелле гаилә мультфильмы карады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: