«Ачы төтен серләре» әңгәмәсе (12+)

15 май көнне китапханә хезмәткәрләре сәламәт тормыш рәвеше буенча чара уздырды. Китапханәче катнашучыларга хәзерге көндә тәмәке тартуның зарарлы гадәтләр арасында иң таралганы булуы турында сөйләде.  

олаовлаповылповп
IMG-20240515-WA0009
IMG-20240515-WA0018
IMG-20240515-WA0020

Никотин – иң куркыныч агуларның берсе, ул тәмәке тартучыга гына түгел, ә аның әйләнә-тирәсендәге кешеләргә дә зыян китерә, алар пассив тәмәке тартучыга әйләнә. Чара кунаклары тәмәке тартуның зыяны, файдалы гадәтләрнең ни өчен мөһим булуын белде. Алып баручы «Сүз көрәше» уены уздырды, анда катнашучылар буш вакытны уздыруның альтернатив ысулы буенча мисаллар китерергә тиеш булды. Чара барышында балалар сәламәтлек, дөрес туклану, физик активлык кебек төшенчәләр турында сөйләште.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: