«Китаплар хайваннар һәм үсемлекләр дөньясына ишекләрне ача» әдәби-уен программасы (0+)
15
Май 2024
Чәршәмбе
15 майда шәһәр үзәк китапханәсе хезмәткәрләре мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Китаплар хайваннар һәм үсемлекләр дөньясына ишекләрне ача» дигән әдәби-уен программасы уздырды. Яшь китап сөючеләр китаплар ярдәмендә гаҗәеп табигать дөньясына юл тотты, чөнки табигать турындагы китапны ачып, без гүя җәнлекләр һәм кошлар, бөҗәкләр һәм үсемлекләр дөньясына ишек ачабыз, аларның серләренә төшенәбез, табышмакларын чишәбез. Катнашучылар табигать дөньясы турында белемнәре буенча көч сынашты, үсемлекләр һәм хайваннар турында сорауларга җавап бирде, язучы-натуралистларның әдәби әсәрләрен искә төшерде. Чара барышында балалар кызыклы биремнәр үтәде һәм үзләре өчен җәнлекләр, кошлар һәм үсемлекләр тормышыннан яңа фактларны ачты. |