«Кеше тормышында гаилә» аралашу сәгате (6+)

15 майда 8 нче санлы балалар китапханәсе Гаилә елына багышланган чаралар кысаларында «Кеше тормышында гаилә» дигән аралашу сәгате уздырды.
Гаилә – һәр кеше тормышында иң кадерле нәрсә. Бу якын кешеләребез, без яраткан, үрнәк ала торган, алар турында кайгырта торган, бәхет һәм игелек тели торган кешеләр. 

Чарага «Гаилә – барлык башлангычларның башы» дигән китап күргәзмәсе әзерләнгән иде, анда гаилә, гаилә кыйммәтләре, мәхәббәт һәм бер-береңне хөрмәт итү турында хикәяләр һәм шигырьләр тәкъдим ителде. Балалар һәм аларның әти-әниләре сәламәт тормыш рәвеше, актив гаилә ялы һәм гаилә әгъзаларының мавыгулары турында танып белү викторинасы сорауларына җавап бирде. Бергәләп гаилә турында мәкаль-әйтемнәре искә төшерделәр һәм гаилә гореф-гадәтләре турында сөйләделәр. 

 

Поделиться: