«Гаилә хәзинәләре утраучыгы» уен сәгате (0+)

14 май көнне 8 нче санлы балалар китапханәсе Марат Бибишев исемендәге театраль паркта Халыкара гаилә көненә багышланган «Гаилә – барлык башлангычларның башы» дигән концерт-күңел ачу программасында актив катнашты һәм «Гаилә хәзинәләре утраучыгы» уен сәгате үткәрде.   

рлоьроьларсрьтрсьр
(1)IMG_20240514_164538
(2)1715700473138
(3)IMG_20240514_164737
(4)IMG_20240514_165222
(5)IMG_20240514_165008

Балалар бик теләп «Могҗиза-шәһәр» уенында катнашты, гаилә кыйммәтләре, дуслык һәм бер-береңә ярдәм итү турында викторина сорауларына җавап бирде. Чара кунаклары үз гаиләләренең кызыксынулары, мавыгулары һәм гореф-гадәтләре турында сөйләде. Балаларның йөзендә шатлыклы елмаю һәм бәхетле карашларын күрү күңелле булды. Бәйрәмнең иң актив катнашучылары татлы призлар һәм китапханә адресы язылган ромашкалар алды. 
Саф һавада үткән бәйрәм паркка килүчеләргә матур хис-кичерешләр, уңай тәэсирләр, шатлык һәм күңел ачу мөмкинлеге бүләк итте. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: